Казанда «Чит ил студенты көне» Республика югары уку йортлары арасындагы фестивальнең гала-концерты узды.
Чарада хөрмәтле кунак буларак ТР Президентының эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Еимов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин катнашты.
Чарада музыка, җыр, бию һәм оригиналь жанр номинацияләре буенча иң яхшы чыгышлар тәкъдим ителде. Катнашучылар Һиндстан, Кытай, Кыргызстан, Казахстан, Колумбия, Индонезия, Үзбәкстан, Азербайҗан, Төркмәнстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Ангола илләре мәдәниятен күрсәттеләр.
Составына Татарстан Республикасының танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре кергән жюри эше нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фестивальнең Гран-при иясе дип Үзбәкстан мәдәниятен тәкъдим иткән «SharQ» халык хореографиясе коллективы танылды.
«Чит ил студенты көне» фестивале студентлар мохитендә милләтара һәм мәдәниятара диалог элементларының берсе булып тора һәм Татарстан студентларына дөньяның төрле халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга, ә чит ил студентларына Татарстан халыкларының бай мәдәни күптөрлелегенә чумарга ярдәм итә.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге