«Чит ил студенты көне» фестиваленең сайлап алу турлары 13 һәм 14 ноябрьдә узачак. Фестивальдә Татарстанның югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары катнашачак.
Катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр:
- Вокал: эстрада, фольклор һәм академик.
- Музыка: инструменталь соло, вокаль-инструметналь ансамбль, бит-бокс.
- Бию: эстрада, фольклор, классик һәм хип-хоп.
- Театр: эстрада миниатюралары студентлар театры, сәнгатьле уку.
- Оригиналь жанр: цирк, пантомима һәм мода театры.
Фестивальнең Гала-концерты 24 ноябрь көнне узачак.
Фестивальнең оештыручылары – Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты ярдәме белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге