Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Чит ил студенты көне» зур концерт белән тәмамланачак

«Чит ил студенты көне» зур концерт белән тәмамланачак

admin 23.11.2021

2021 елның 24 ноябрендә Казанда югары уку йортлары арасында узучы «Чит ил студенты көне» республика фестивале зур Гала-концерт белән тәмамланачак.

«Чит ил студенты көне» фестивале Татарстан югары уку йортларының чит ил студентларын республикабызның иҗади һәм мәдәни тормышына җәлеп итүгә, хәзерге Россия җәмгыятендә тизрәк һәм уңышлы җайлаштыруга юнәлдерелгән. Фестиваль студентлар арасында милләтара һәм мәдәниара диалог элементларының берсе булып тора, Татарстан студентларына дөньяның төрле халыклары мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннанрак танышырга, ә чит ил студентларына Татарстан халыкларының бай мәдәни һәм әдәби күптөрлелегенә чумарга ярдәм итә.

Фестиваль кысаларында Татарстанның профессиональ коллективлары белән берлектә халык хореографик номерлары, музыкаль композицияләр, мода театры, театр этюдлары һәм  төрле телләрдә матур сөйләм тәкъдим ителәчәк.

Гала-концертта иң яхшы чыгышлар күрсәтеләчәк, фестиваль җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Нәтиҗәләр буенча фестивальнең Гран-при иясе билгеле булачак.

Жюри эшендә ТРның танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре катнаша. 2021 елда фестивальдә дөньяның 20дән артык иленнән 250 дән артык кеше катнашты.

Эпидемиологик вәзгыять уңаеннан Фестивальнең Гала-концерты онлайн форматта, тамашачылар катнашыннан башка узачак.

«Чит ил студенты көне» фестивале «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы оештыра.

Информационный центр ДДнТ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57