(11 ноябрь, 2015 ел) Чит ил вәкилләренең рус телен белүләрен тану буенча комиссия Татарстан халыклары Дуслык Йортында чираттагы утырышын уздырды.
Әлеге чарага Казаннан, шулай ук Республиканың башка шәһәрләре һәм районнарыннан 30 кеше чакырылган иде. Комиссия составына Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре керде. Комиссия бурычы – рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү.
2014 елның 20 нче апреле №71 Федераль законы буенча рус теленә ия булучы кеше дип үзе яки төп нәселе буенча килүче туганнары Россия Федерациясе территориясендә, Россия Федерациясе дәүләте чикләрендә СССР яки Россия империясенә кергән территориядә моңа кадәр даими яшәгән яки хәзер яшәүчеләр танылырга мөмкин. Әлеге закон узган елның 2 маенда үз көченә керде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан халыклары Дуслык Йортында комиссия утырышы беренче тапкыр гына үткәрелми. Соңгы утырыш бу елның 7 октяберендә узды. Ул вакытта да имтиханны 30 кеше бирде.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге