(27 октябрь, 2015 ел) Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәрендә “Татар китабы сезоны” тәмамланды. Үзәк китапханә тарафыннан оештырылган әлеге мәдәни айлык барышында шәһәрдә унбишләп чара уздырылды.
Яңа Чабаксар шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк китапханәсе 2015 елны Чуашстанда яшәүче халыкларның әдәби мирасына багышлаган. Ел башыннан биредә чуаш китабы, мари китабы сезоннары үткәрелгән. Көз – татар китабына багышланды. Ә елны, декабрьдә “Россия китабы сезоны” белән төгәлләргә җыеналар. Төрле милләтләр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту максатында киләчәктә дә шундый “Әдәби сезоннар” проектын дәвам итәргә ниятлиләр.
“Татар китабы” сезоны барышында Яңа Чабаксар шәһәре китапханәләрендә 15ләп мәдәни чара оештырылып, аларда 600дән артык кеше татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм әдәбияты белән танышты. Казаннан да Газинур Морат, Альбина Әпсәләмова, Рифат Сәлах һәм башка танылган шагыйрьләр, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре чакырылып, очрашулар уздырылды. Шәһәрнең китапханә фондлары 100дән артык татар язучысы китапларына баеды. Татар китапларын сатып алу мөмкинлеге дә булды.
“Татар китабы сезон”ын В.Давыдов-Анатри исемендәге китапханәдә мәктәп укучылары өчен Габдулла Тукайның иҗатын тәкъдим итү һәм аның “Шүрәле” поэмасын театральләштерү белән яптылар.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды