(19 август 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе вәкиле София Перес сальса биюе буенча онлайн мастер-класс үткәрде. (ВИДЕО)
Иң популяр социаль бию «сальса» турында, «теләсә кайсы илдә каршылыкларсыз аралашу теле», дип әйтәләр. Сальса – дөнья хәрәкәте, биючеләрнең универсаль аралашу чарасы, шулай ук үз-үзеңне шәхес буларак ачуда уникаль ысул.
Туры эфир барышында София сальсаның, башка күп кенә социаль юнәлешләр кебек үк, кылану биюе булуын әйтте. Куба стилендәге әлеге бию төрле исәпкә башлана алса да, аның сурәте бию уртасында үзгәрә алмый. Бию буларак төрле стильдә сальса латино-америка музыкасына 4/4 үлчәме белән бәйле, актив өлеше «бер» дигән тактка туры килә. Шуңа да биюнең беренче актив хәрәкәте шулай ук «бер» дигәндә башлана.
София әйтүенчә, латино-америка төркеменә кергән биюләрдә иң мөһиме — музыкальлек һәм ритм. Чөнки биючеләр музыка күңеле очышының вербаль дәвамы булып торалар.
«Бию буенча партнер белән синхрон адымнар пары, ян белән берничә салмак хәрәкәт, елмаю, серле караш – менә сез «сальса романтика» башкарасыз. Партнерларны алыштырып, алар белән бию телендә аралашып, осталыкны арттырасы гына кала. Хичшиксез, сальса сезгә шатлык китерәчәк. Ә бу хисләрне бени белән дә чагыштырырлык түгел.», — дип сөйләде Куба татары София Перес.
Сальса эчке һәм тышкы камиллек өчен бер дигән юнәлеш булып та санала. Бу бию иҗади сәләтне, импровизация осталыгын үстерә, ритмны тоемларга һәм бер белмәгән кешеләр белән аралашудан курыкмаска өйрәтә. Шулай ук бу юнәлеш гәүдә сыгылмалылыгын, әйбәт реакция һәм чыдамлылыкны сорый.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге