Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дамир Фаттахов: «Яшьләр Ассамблеясе — төрле милләт вәкилләре дуслыгының ачык мисалы»

Дамир Фаттахов: «Яшьләр Ассамблеясе — төрле милләт вәкилләре дуслыгының ачык мисалы»

admin 14.09.2018

(14 сентябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активы ТР яшьләр эшләре министы Дамир Фаттахов белән очрашты. (ФОТО)

 

Визит Дамира Фаттахова в Дом Дружбы

Мөхтәрәм кунакны Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимимров, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров каршы алды. Экскурсия барышында Министрга Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге турында сөйләделәр, милли-мәдәни автономияләр кабинетларын күрсәттеләр, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе һәм Дуслык музее белән таныштырдылар.

Визит Дамира Фаттахова в Дом Дружбы

Экскурсиядән соң Дамир Фаттахов милли-мәдәни автономиләрнең яшьләр бүлекләре җитәкчеләре һәм Яшьләр Ассамблеясе активистлары белән күреште.

Очрашу барышында Тимур Кадыйров катнашучыларны Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге белән якыннанырак таныштырды. Аның сүзләренә караганда, Яшьләр Ассамблеясе составына 30 яшьләр хәрәкәте һәм бүгенге көндә республиканың муниципаль районнарына эшләп килүче 7 вәкиллек керә. Чит ил студентлары белән алып барылучы эш турында Тимур Кадыйров аерып әйтте. Шулай ук Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе республикакүләм милләтара яшьләр проектлары турында әйтеп үтте һәм оешма эшчәнлеге үсешенең перспективалы юнәлешләре белән уртаклашты.

Визит Дамира Фаттахова в Дом Дружбы

Яшьләр бүлекләре лидерлары үз оешмаларындагы хәрәкәтләр, чынга ашырылучы проектлар, кулланылучы эш формалары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында ТР яшьләр эшләре министры нәтиҗәләр ясады, дуслыкны саклауларын теләде һәм Министрлык белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Визит Дамира Фаттахова в Дом Дружбы

«Сез — булдырасыз. Үз милләтегезгә хөрмәт белән каравыгыз бик кадерле күренеш. Шушы хисне сүз һәм, бигерәк тә, эш аша үстерегез, пропаганалагыз, горурлык белән аның турында сөйләгез. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!» — дип сөйләде Дамир Фаттахов.

«Дин һәм мирас аермалыкларына карамасатн, Сез — төрле милләт вәкилләре дуслыгының ачык мисалы», — дип өстәде ул.

Информационный центр ДДнТ

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Бу — Татарстанда гомер итүче барлык милләт вәкилләре эше»
Далее: Татарстан халыклары Ассамблеясе белән Яһүд милли-мәдәни автономиясе хезмәттәшлек итәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57