Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дарья Санникова: “Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар аш-сулары белән танышсын өчен, без милли ризыкларга өстенлек бирәбез”

Дарья Санникова: “Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар аш-сулары белән танышсын өчен, без милли ризыкларга өстенлек бирәбез”

admin 15.05.2018

(15 май 2018) 19 июнь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә “Милли кухня театры” яңа рестораны ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында брифингта Казан шәһәрендә Туризмны үстерүгә теләктәшлек комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.

Брифинг футбол буенча дөнья чемпионатында туризм өлкәсе проектларына багышланган иде.

Дарья Санникова яңа ресторанда дөньяның төрле илләре кухнялары тәкъдим ителәчәген әйтте. “Әлбәттә, татар милли ашлары, фермерлык кибетләре, сувенир рәтләре тезелеп китәчәк. Милли кухня ризыкларын әзерләү буенча шеф-пешекчеләр мастер-класслар оештырачак. Кунакларның мөмкин кадәр күбрәк өлеше татар кухнясы белән танышсын өчен, без милли ашларга өстенлек бирәбез. Шуңа күрә күп кенә рестораннарда милли кухня футбол тематикасы белән тәкъдим ителәчәк, татар фольклор программалары әзерләнә”, — диде ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йортында «Нико и мы» күргәзмәсе: 15 май 16:00 сәгатьтә
Далее: Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәният бәйрәмнәренә рәхим итегез

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57