(15 июль, 2015 ел) Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия шигърият фестивале узды
14 июльдә, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державин туган көнендә, Казанда һәмЛаешта Бөтенроссия шигърият фестивале узды. Ул көндезге сәгать унбердә Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды. Шушында ук тамашачылар алдында Казан шагыйрьләре чыгыш ясадылар.
Аннары вакыйгалар Лаеш районында – кайчандыр Державиннарның туган утары урнашкан Сокуры авылында дәвам итте. Фестиваль кунакларына экскурсияләр уздырылды. Сәгать дүрттә шагыйрьнең туган көненә багышланган шигърият бәйрәме башланды. Анда Державин премиясенең быелгы лауреатларына премия тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте