(4 март 2015) Дәүләт Думасының РФ коммунистлар партиясеннән сайланган депутатлары Валерий Рашкин һәм Сергей Обухов президент Владимир Путинга милләтләр эшләре буенча министрлык төзү тәкъдиме белән хат юлладылар.
Бу турыда «Известия» газетасы хәбәр итә. Депутатлар фикеренчә, министрлык Рәсәйнең 180гә якын милләт вәкилен бер-берсенә хөрмәт, дутанә рухта яшәүләрен тәэмин итүче фундамент булып торыр иде. Аларның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта милләтара киеренкелек көннән-көн арта, интернетта милләтара һәм конфессияара низагларга этәрүче сайтлар, форумнар күбәя. Бүгенге көндә милләтләр эшләре буенча министрлык башкарырыга тиешле функциональ бурычлар төрле министрлык һәм ведомстволарга бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә беркем берни өчен җавап тотмый.
Валерий Рашкин һәм Сергей Обухов билгеләп үткәнчә, министрлык башында сан ягыннан өстенлеге булган милләт вәкиле, милли диаспоралар арасында хөрмәт казанган шәхес торырга тиеш.