(30 июль 2018) Туган телләрне өйрәтү тулы күләмдә гамәлгә ашырылсын өчен, тыныч кына алга хәрәкәт итү зарур. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов шулай дип белдерде.
Ул Федерация Советының туган телләрне укыту буенча закон проектын хуплаганын искәртеп, аның Президентка юлланганын, якын арада имзаланырга тиешлеген әйтте. “Тулаем алганда, без эшче төркем кысаларында, шул карарга ирештек”, — диде депутат һәм моны оптималь карар дип бәяләде.
“Без, бер яктан, предмет буларак туган телне ата-аналарга сайлау хокукын бирү буенча Президент йөкләмәсен тәэмин иттек. Икенче яктан, уку процессының мәҗбүри өлешендә туган тел предметы калачак. Бу закон проектының ике өлешен тәэмин иттек”, — дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. “Бу хакта күп сөйләдек, кемдер аңлады, кемдер аңларга теләмәде”, — дип ул ата-аналарга да, сәясәтчеләргә дә, җәмәгать эшлекләренә дә тынычланырга киңәш итте. “Туган телләрне өйрәтү тулы күләмдә гамәлгә ашырылсын өчен, тыныч кына алга хәрәкәт итәргә кирәк”, — ди депутат.
Илдар Гыйльметдинов дәүләт теле буларак предмет буенча уку программалары эшләнәчәген искәртте. “Законнан тыш, туган телләрне укыту концепциясе булдырылды”, — дип ул үзенең концепцияне эшләү буенча эшче төркемдә катнашу теләге белән чыкканын әйтте.
Депутат туган телләргә ярдәм итү буенча федераль фондның документ положениесе әзерләнүен билгеләп узды. “Президент өчен барлык документлар әзерләнәчәк. Көзен шушы фонд формалашыр дип өметләнәбез. Финанс министрлыгы, башка стуктуралар фондның финанс ягын караячак”, — диде.
Илдар Гыйльметдинов 2017-2018 уку елларында закон нигезендә 69 процент ата-аналарның туган тел итеп татар телен, 29 процент ата-ананың рус телен сайлаганын шәрехләде.