(15 ноябрь, 2016 ел) ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды. Чарада депутатлар милли кемнәрне саклау һәм популярлаштыру хакында сөйләштеләр.
Утырыш башында сүз милли киемнәрнең актуальлеге турында барды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге.. Парламент комитеты рәисе Разил Вәлиев әйтеп үткәнчә, бер халыкның үзара милли охшашлыгын билгеләүче төп компоненларның берсе — ул кием.
«Мәшһүр татар
мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе Шиһабетдин Мәрҗани милли киемне теге яки бу милләтнең йөзе булган туган тел һәм милли гореф-гадәтләр белән бер рәткә куя торган булган, — дип сөйләде Разил Вәлиев. — Халыкларның материаль, мәдәни һәм әхлакый символларын саклау мәсьәләләре аеруча да кискен торган заманада милли киемнәрне популярлаштыру зур актуальлеккә ия».
ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татар халык костюмын саклау һәм үтсетү буенча чыгыш ясадылар һәм бу юнәлештә киләчәк планнар белән уртаклаштылар. Аларның сүзләренчә, Татарстанда республика территориясендә яшәүче халыкларның милли киемнәрен cаклау һәм популярдаштыру максатыннан бик еш төрле чаралар уздырыла.
Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе Римма Ратникова, комитет рәисе Разил Вәлиев, депутатлар Александр Славутский, Ирек Шәрипов, Ирина Бакова, академик Индус Таһиров, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров катнашты. Аларның барысы да Татарстанда яшәүче халыкларның милли киемнәре көнен булдыру хакындагы идеяне хуплады.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге