Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов Россия күләмендә үткәрелгән бәйгенең “Дуслык йорты җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулап, Алтын күкрәк билгесенә һәм I дәрәҗә дипломга лаек булды.
Төптәнрәк уйлап караганда, бу – шәхси бүләк кенә түгел, ә республикабыздагы Дуслык йорты милли сәясәт өлкәсендә иң әйбәт эшләүчеләрнең берсе дигән сүз бит. Әлеге тантана Пермь шәһәрендә, “Гражданлык бердәмлеге: төбәк аспекты” дип аталган бөтенроссия форумы кысаларында үтте.