Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Дөнья энҗесе — 2015” Халыкара гүзәллек конкурсы була

“Дөнья энҗесе — 2015” Халыкара гүзәллек конкурсы була

admin 06.03.2015

(6 март 2015)  Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында студентлар арасында “Дөнья энҗесе-2015” (“Жемчужина мира-2015”) Халыкара гүзәллек конкурсы була. Чара 6 нчы тапкыр уздырыла. Конкурс 3 этаптан гыйбарәт.  Быел бәйге 3 этаптан торачак. Бүген аның беренче туры уздырыла һәм ул катнашучыларны сайлап алудан гыйбарәт. Катнашучылар анда үзләре хакында сөйли һәм иҗади сәләтләрен күрсәтә. Конкурсның финалы 16 майга билгеләнгән, диелә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп узабыз: “Дөнья энҗесе” конкурсы, яшьләрдә матурлыкка мәхәббәт, толерантлык, бер-береңә хөрмәт хисләрен тәрбияләү, мәдәниятне, аралашу сәнгатен үстерү максатыннан, уздырыла. Ул чит илләрдән килгән студентларны һәм татарстанлыларны берләштерүдә, дуслаштыруда зур роль уйный дип санала.

Конкурсны Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казанның балалар һәм яшьләр комитеты һәм Казанның чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештыра.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57