Казанда «Дөнья энҗесе — 2023» XIV студентлар фестиваленең финалы узды.
«Без финалистлар белән төрле илләргә сәяхәт кылдык, дөнья халыклары мәдәнияте белән таныштык, искиткеч эмоцияләр кичердек. Кызларның һәрберсе һәр тамашачының, оештыручының һәм жюри әгъзасының йөрәгендә үз урынын алды», — дип уртаклашты конкурсны оештыручылар.
Жюри эш нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы төрле титулларга лаек булды. «Дөнья энҗесе-2023» титулына Камила Алескерова (Азәрбайҗан Республикасы) ия булды. Беренче вице-мисс — Уткарша Ране (Һиндстан Республикасы). Икенче вице-мисс — Мария Арутюнян (Әрмәнстан Республикасы).
«Дөнья энҗесе» конкурсы 2009 елдан бирле үткәрелә. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясы һәм Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тора.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге