Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык Йорты
  • «Дөнья энҗесе — 2023» конкурсына гаризалар кабул ителә

«Дөнья энҗесе — 2023» конкурсына гаризалар кабул ителә

admin 13.03.2023

Татарстанда быел июнь аенда чит ил һәм Россия студентларының потенциалын тормышка ашыру һәм яшьләр сәясәтен үстерү формаларының берсе булган «Дөнья энҗесе — 2023» XIV Халыкара матурлык һәм талант ачык конкурсы узачак.

Конкурсның максатлары булып талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗатны пропагандалау һәм популярлаштыру, дөнья халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, алар арасында иҗтимагый, социаль һәм мәдәни элемтәләрне үстерү тора.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Алар үзенчәлекле һәм сөйкемле тышкы кыяфәткә, артистлыкка ия булырга, үзләрен сәхнәдә күрсәтә белергә һәм үз илләренең гражданнары булырга тиешләр.

Конкурс алты этапта үткәрелә. Гаризалар 27 мартка кадәр кабул ителә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри өч номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк: «Мисс Дөнья энҗесе – 2023», «I Вице-Мисс Дөнья энҗесе – 2023» һәм «II Вице-Мисс Дөнья энҗесе – 2023». Моннан тыш, конкурс финалистларына тагын 15 төрле номинация биреләчәк.

Конкурсны оештыручылар булып Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Казанның Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе тора.

Беркетелгән сылтамада гугл формасын тутырырга һәм конкурста катнашу өчен гариза калдырырга мөмкин.

Конкурсның нигезләмәсе

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57