(17 март, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Дулкыннар» республикакүләм конкурсының юбилей гала-концерты узды. Чарада конкурс лауреатлары чыгыш ясады. Арча районыннан килгән яшь талант Таһир Кәримов Гран-при иясе булды.
«Идел» яшьләр үзәге менә инде 12 ел рәттән «Дулкыннар» республикакүләм конкурсына шук балаларны, яшь актерларны, бер дигән нәни җырчыларны җыя. Җыел конкурс татар язучысы разил Вәлиевка 70 яшьлегенә багышланган иде.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 4 номинация буенча уза: вокал, нәфис сүз, оркестр һәм инструменталь ансамбльләр, рәсем.
Гадәттәгечә, конкурс 4 этапта үтте. 2016 елның октяберендә мәктәп оештыру комитетлары мәктәп сайлап алу турлары оештырды; 2016 елның нояберендә район оештыру комитетлары район сайлап алу турларын уздырып җибәрде; 2017 елның февралендә республика оештыру комитеты республикакүләм сайлап алу турларын үткәрде.
Конкурсның республикакүләм этабында район сайлап алу турларында һәр номинациядән I, II, III урыннар яулаучылар катнашты. Рәсем номинациясендә катнашучыларның саны чикләнелмәгән иде. Конкурска барлыгы 1134 гариза кабул ителгән.
Гран-при иясе дип быел Арча районының нәни таланты Таһир Кәримов билгеләнде. Инструменталь ансамбльләр номинациясендә Нияз Нургалиев (Саба), Айбулат Харисов (Арча), «Сәйлән» инструменталь ансамбле (Казан), «Туган як» инструменталь ансамбле (Апас) җиңүче дип табылдылар.
«Рәсем» номинациясендә берьюлы берничә җиңүче: Камилә Җиһаншин (Казан), Регина Вагапова (Түбән Кама), Диләрә Саматова (Казан), Ралинә Галләмова (Сарман), Эвелина Гайнетдинова (Казан), Анастасия Краснова (Аксубай), Мәрьям Аксанова (Казан), Алисә Серкова (Аксубай), Йосыф Шакирҗанов (Казан), Иван Котанкин (Аксубай), Камилә Гыйзатуллина (Казан), Валерия Золотухина (Алабуга), Алена Җаббарова (Казан), Александр Китанов (Түбән Кама), Дарья Архипова (Аксубай), Милена Гуренкова (Казан), Виктор Трофимов (Аксубай), Виктория Яковлева (Чистай), Ксения Соснова (Нурлат), Марина Лопатина (Казан) һәм Елена Дулина (Казан).
Милли сәнгать бәйрәм ахырында катнашучыларны һәм тамашачыларны Татарстан Республикасының халык артисты Венера Ганеева котлады һәм үзенең яңа җырларының берсен башкарды.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге