Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык бәйгесенә йомгак ясалды

Дуслык бәйгесенә йомгак ясалды

admin 19.10.2015

(19 октябрь, 2015 ел) Уфа шәһәрендә инде бишенче тапкыр уздырыла торган “Идел” татар һәм башкорт  җырлары бәйге-фестивалененә йомгак ясалды. Чарада Русия төбәкләреннән, Кытай, Узбәкстан, Мексика илләреннән 25 яшь башкаручы катнашты.

Легендар җырчы Ренат Ибраһимов җитәкчелегенләге башкорт һәм татар җыр сәнгате йолдызларын туплаган жюри һәркайсына тиешле бәясен бирде.

“Башкорт халык җырын иң оста башкаручы” исеменә Уфадан Рафис Сирусин лаек булды һәм аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус бүләге дә тапшырылды.

“Татар халык җырын иң оста башкаручы” буларак Чишмәдән (Башкортстан Республикасы) Казанда белем алучы Алия Карачурина билгеләнде, аңа исә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының махсус бүләге тапшырылды.

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин “Халык мәхәббәте”н яулады.

“Өмет” исемле махсус бүләккә Ульяновск шәһәреннән Лилия Җәмдиһанова лаек булды.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җыр сәнгатен сөюче тамашачыларга махсус бүләк юллады: фестивальдә “Казан” бию ансамбле үзенең искиткеч биюләре белән бәйрәм кичен бизәп торды.

Фестивальнең пресс-секретаре Диана Байтурина хәбәр итүенчә, җюри эшендә “Татар җыры” бәйгесен оештыручылар катнашып, быелгы фестивальгә конкурсантлыр буларак Рафис Сирусинны, Алия Карачуринаны һәм Ильсур Сабитовны сайлап алдылар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Уфада уздырыла торган бу бәйге-фестиваль Башкортстанда гомер итүче халыклар дуслыгын гына түгел, ә башка милләтләр белән дә булган дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдыручы мәдәни чара.

Мәгълүмат  http://tatar-congress.org сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57