(25 октябрь 2019) Башкалабызның берничә мәктәбендә белем алучы җиденче сыйныф «Дуслык һәм татулык дәресләре» интерактив мәдәни-белем бирү проектының чираттагы дәресендә катнаштылар.
Дуслык йорты буйлап экскурсия тәмамланганнан соң, укучылар тематик фильмнар карадылар, алар буенча фикер алыштылар.
Соңыннан кунакларга күпмилләтле концерт программасы күрсәтелде.
Проект тулы масштабта 2016 елдан бирле Дуслык йорты базасында уза. Шушы вакыт аралыгында Татарстан халыклары Ассамблеясе составына кергән милли-мәдәни оешмалар, республикада гомер итүче халыклар, җәмгыяттә тынычлык һәм татулыкны саклау мөһимлеге турында 30 меңгә якын укучы белде. Яңа уку елында проектның экскурсия һәм концерт программасы өлеше яңартылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге