Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты президент грантына ия булды

«Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты президент грантына ия булды

admin 01.06.2018

(1 июнь 2018) Мәскәүдә президент грантлары Фондының беренче конкурсына йомгак ясалды. «Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту» юнәлешендә Татарстаннан ике проект җиңү яулады.

Әлеге юнәлеш буенча Татарстаннан гына 20 гариза юлланган. Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында чынга ашучы «Дуслык һәм татулык дәресләре» («Уроки дружбы и согласия») проектыннан тыш конкурсның җиңүчесе дип яшьләр слетының «Безнең уртак Җиңүебез» («Наша общая Победа») билгеләнде.

2018 елның беренче конкурсына Россия буенча барлыгы 9 175 проект җибәрелгән булган, ә экспертизага кадәр 8 353 проект үткән. «Милләтара һәм динара татулыкны ныгыту» юнәлеше буенча 340тан артык проект каралган. Шулар арасыннан грантны бары тик 20 проект кына откан.

уроки2

«Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Проект өч өлештән тора — танып белү, белем бирү һәм күңел ачу. Халыклар Дуслыгы йорты буйлап экскурсиядә йөргәннән соң, проектта катнашучы балалар берничә кыска метражлы фильм карыйлар. Соңыннан һәр фильмның эчтәлеге буенча интерактив рәвештә фикер алышу оештырыла. Дәрес күпмилләтле концерт программасы белән тәмамлана. 2016 елда әлеге проект РФ иҗтимагый палатасы ярдәме белән чынга ашырылучы Милли программа кысаларында «Иң әйбәте — балаларга» («Лучшее — детям») сыйфат билгесе белән бүләкләнде.

уроки1

Яңа уку елында проектның географиясе киңәйтеләчәк. «Дуслык һәм татулык дәресләре» күчмә проектка әйләнәчәк һәм, Казаннан тыш, Татарстанның эре шәһәрләрендә үткәреләчәк. Анда педагоглар һәм волонтерлар катнашачак, мастер-класслар оештырылачак.

Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанда якшәмбе мәктәпләре укучылары өчен «Дуслык» профильле смена үтә
Далее: VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы август башында узачак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57