(12 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының социаль челтәрләрендә бурят теле нигезләре буенча дәресләр циклы башланды. Дәресләрне Казан шәһәре бурятларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сэсэгма Бубеева алып бара.
Цикл биш дәрестән тора, аларда бурят теленең база белеме һәм аның грамматик нигезләре аңлатылачак. Беренче дәреснең видеоязмасын Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йортының Инстаграм һәм ВКонтакте аккаунтларында карарга була.
Бурят теле дәресләре Татарстан халыклары телләре буенча циклны дәвам иттерә. Теләүчеләр өчен төрек, испан һәм һинд телләрен өйрәнү буенча дәресләр бар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге