Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йорты физик яктан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне кабул итте

Дуслык Йорты физик яктан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне кабул итте

admin 07.12.2015

(7 декабря 2015) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Халыкара инвалидлар көне кысаларында I, II һәм III группа инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә бушлай юридик ярәм күрсәттеләр.

IMG_7292

Белгечләр белән киңәшергә теләүчеләр күп булды: яшьләрдән алып, олы яшьтәгеләргә кадәр. Өч сәгать эчендә барлык гражданнар да борчыган соруларына тулы җавап ала алдылар. Теләгәннәргә чәй өстәле дә әзерләнгән иде.

IMG_7289

Чараның оештыручысы – ТР юистиция министрлыгы. Дуслык Йортының тамаша залында гражданнар өчен федераль һәм республика хакимияте органнары вәкилләре ярдәм күрсәтте: Россия пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР буенча федераль налог хезмәте, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәлү, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсе, ТРдагы хезмәт Дәүләт инспекциясе, ТР юистиция министрлыгы, ТР сәламәтлекне саклау министрлыгы, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, шулай ук адвокат һәм нотариуслар.

IMG_7291

Исегезгә төшерәбез, ноябрь ахырында россиякүләм балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Дуслык Йортында ТР юистиция министрлыгы охшаш чара уздырган иде. Ул вакытта бушлай юридик ярдәмне ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләре ала алды.

Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57