Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йорты коллективлары Казандагы мода фестивалендә катнашты

Дуслык йорты коллективлары Казандагы мода фестивалендә катнашты

admin 30.09.2019

(30 сентябрь 2019) Казанда төрле халыкларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм киемнәренә багышланган «Окно» мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале һәм «Ай да костюм» шоу-тамашасы узды. (ФОТО)

Шоу-тамаша кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» бию ансамбле (сәнгать җитәкчесе — ТР халык артисты Гөлнара Гыймаева) «Северная сюита» композициясен башкарды.

IMG-20190929-WA0041

Фестиваль барышында оештырылган конкурста ТР таджиклары милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге лидеры Зариф Мирзозариф һәм «Алтын» коллективы вәкиле Риналь Гарифуллин «Театр национальной кухни» ресторан комплексының сертификатына ия булдылар.

10

Аерым мәйданчыкларда фестиваль кунаклары өчен тәм-томнар, сувенир продукциясе һәм халык сәнгате эшләнмәләре тәкъдим ителде.

«Большой хоровод вокруг земного шара» театраль тамаша һәм шәһәрнең яңа гастрономик символы булган «Казан» хәләл торты белән массакүләм чәй эчү фестивальнең кульминацион өлеше булды.

IMG-20190928-WA0071

Чараны Казан шәһәренең Башкарма комитеты оештырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында «Нулгур» эвен милли ансамбле концерты узачак
Далее: Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехованың концерты: 7 октябрь 16:00 сәгатьтә Дуслык йортында

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57