(10 сентябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты музеена Дагыстан халкыннан бүләккә XIX гасырның май сугу җайланмасы күчермәсе тапшырылды. Чүлмәк сәнгатенең бу уникаль эшләнмәсе Ставрополь краеннан кайтартылган.
Дуслык йортына әлеге эшләнмәне Казанда яшәүче Илдар Фәттахов тапшырды.
«Әлеге бүләкне Татарстан башкаласы өчен дип Ставрополь краенда эшлекле сәфәрдә булганда бирделәр. Аны Георгий шәһәр округының Дагыстан халкы вәкиле Ильяс Магомедов тапшырды», — дип сөйләде Илдар Фәттахов.
Казанда бүләкне ТР Дагыстан халкы берләшмәсе җитәкчесе Шамил Газиев һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов кабул итеп алды.
Фотода: Шамил Газиев, Илдар Фәттахов, Ирек Шәрипов
Дагыстан – бай тарихлы һәм мәдәниятле ил. Дагыстан чүлмәк сәнгате эшләнмәләренең үзенчәлеге кабатланмас форма һәм оригиналь рәсем, шулай ук балчык сыйфатына бәйле. Дагыстанның төрле районнарында балчыкның төрле химик күрсәткечле 15 төрен чыгаралар. Балчык – игътибарны җәлеп итә алырлык материал булмаса да, оста кулларына эләккәч, аннан халыкның эчке дөньясын ачып бирә алырдай күп төрле сәнгать эшләнмәләре туа.
Балчыктан ясалган яхшы май сугу җайланмасы йортта каймакны майга әйләндерүче кирәкле җиһаз, шулай ук зиннәт тә булган. Чөнки май кешеләргә тормыш итәргә мөмкинлек һәм көч биргән, шәһәр гаиләләренең төп ризыгы булып саналган. Шәһәр халкына балчыктан ясалган май чабу җайланмасын алу авыр булган, шуңа да аны ватылмасын дип игътибар белән саклаганнар. Яңа туган гаиләгә әлеге җайланманы бик кирәкле әйбер буларак бүләккә биргәннәр.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге