Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йорты РКХ китапханәсе өчен 400дән артык китап җыйды

Дуслык Йорты РКХ китапханәсе өчен 400дән артык китап җыйды

admin 26.05.2021

(26 май 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты «Укы ил!» акциясе кысаларында Республика клиник хастаханәсенең яңа оешкан китапханәсенә китаплар тапшырды.

Акция кысаларында ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов әлеге вакыйгадан алган тәэсирләре белән бүлеште, Республика клиник хастаханәсе өчен Дуслык йорты коллективы тарафыннан 400дән артык китап җыелган, дип билгеләп үтте. Акциянең кураторы – Дуслык йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева.

«Укы ил!» – ул ел саен үткәрелә торган акция исеменә әверелгән өндәү. Ул бөтен Россия Федерациясе территориясендә 15-25 май көннәрендә Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан уза.

27 май, бәйрәм көнне акциянең финалы – җыелган барлык китап фондын РКХ китапханәсенә тантаналы тапшыру булачак.

Әлеге акциянең максаты – мини-китапханәләр булдыру һәм Татарстанның социаль учреждениеләрендә, шул исәптән республика клиникаларында китапханә фондларын яңарту.

Акцияне оештыручылар өй китапханәләрендә, шулай ук оешма китапханәләрендә сакланучы укылган китапларны Республика клиник хастаханәсе акциясенең социаль партнеры китапханә фондына тапшыру үтенече белән рәсми мөрәҗәгать юлладылар.

Халыклар дуслыгы йортында Үзәкләштерелгән китаплар җыю оештырылды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57