Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Балалар дөньяны ясый» күргәзмәсе ачылды

Дуслык йортында «Балалар дөньяны ясый» күргәзмәсе ачылды

admin 31.05.2017

(31 май, 2017 ел) Балаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының «Дуслык» галереясендә «Балалар дөньяны ясый» исемле балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Анда Казанның №15 балалар сәнгать мәктәбе укучылары эшләре куелган. (ВИДЕО)

9-13 яшьлек яшь авторлар төрле жанрдагы эшләрен тәкъдим иттеләр: акварель, карандаш һәм майлы буяулар белән белән ясалган сурәтләр һ.б. Эшләрнең темалары да төрле: Татарстан халыклары бәйрәмнәреннән алып Бөек Ватан сугышы истәлегенә багышланганнарына кадәр.

IMG_0094

№15 балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Константин Егоров күргәзмә кунакларына әлеге эшләрнең ничек ясалуы, бу эшчәнлек вакытында нинди авырлыклар килеп чыгуы турында сөйләде. Шулай ук ул мәктәптәге укыту процессы белән дә таныштырды.

Үз чиратында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының хореография коллективлары балаларының да рәсемнәре күргәзмәсен оештыру хакында тәкъдим ясалды.

IMG_0100

Күргәзмә ачылышы тантанасы ахырында Казанның №15 балалар сәнгать мәктәбе укытучылары рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Күргәзмә Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында июль ае ахырына кадәр эшләячәк.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Туган тел укытучылары тәүге тапкыр квалификацияне арттыру курсларын үтәләр
Далее: Милләт эшләре буенча федераль агентлык һәм «Россия 24» каналы милли сәясәт турындагы роликлар сериясен ачып җибәрде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57