Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында балкар язучылары һәм шагыйрьләре китапларын тәкъдир иттеләр

Дуслык йортында балкар язучылары һәм шагыйрьләре китапларын тәкъдир иттеләр

admin 28.01.2020

(28 гыйнвар 2020) Татарстанны Халыклар дуслыгы йортында танылган шагыйрь, язучы, драматург Рафис Корбан тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән балкар язучылары һәм шагыйрьләре китапларын тәкъдир итү кичәсе үте. (ФОТО)

 

Презентация книг балкарских авторов

Үз чыгышында Рафис Корбан бу көнне Казанда китап бәйрәме дип атарга мөмкин булуын әйтеп үтте. Чөнки шушы ук көнгә аның «Ватан» исемле китабын тәкъдир итү планлаштырылган.

Тәрҗемә эшләренә килгәндә, Рафис Корбан балкар һәм татарларның тарихи элемтәсе турында әйтеп үтте. Аларны уртак тарихи тамырлары булган халыклар дип атады. Шулай ук ул татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия укытучылары һәм укучыларына әлеге кичә белән кызыксынулары өчен рәхмәтен белдерде.

Презентация книг балкарских авторов

Китап авторлары Хәсән Шәвәев һәм Али Мамаев белән таныштырганда Рафис Корбан Татарстан белән Кабардино-Балкария арасында әдәбият өлкәсендәге бәйләнешнең бик нык булуын искәртте. Мисалга, балкар прозасы классигы Хәсән Шәвәев искә алынган «Ватан» китабын үз туган теленә тәрҗемә иткән.

Презентация книг балкарских авторов

Хәсән Шәвәев Рафис Корбанга тәрҗемә эшләрен алып баруы өчен зур рәхмәтен әйтте.

«Ул балкар әдәбиятын гына тәрҗемә итми, безгә генә булышмый. Ул дагыстан, чечен-ингуш, казах, кыргыз телләреннән тәрҗемә ясый, өстәвенә, бик кызыклы итеп», дип сөйләде ул.

Очрашуда Тәнзилә Замакулова, Моталип Беппаев һәм Әскәр Додуев кебек балкар шагыйрьләренең шигырь җыентыклары, Хәсән Шәвәевның повестьләр җынтыгы, Шахизад Әбдикәримов һәм балкар әдәбиятына нигез салучы Кязим Мечиев әсәрләре тәрҗемәләре тәкъдир ителде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57