(17 март 2020) Россиядә эпидемиологик режим булу сәбәпле, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында барлык массалы чаралар 15 апрельгә кадәр туктатылды яки башка вакытка күчерелде.
«Йортыбыз — Татарстан» порталы редакциясе әлеге чаралар исемлеген эле. Үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез!
| Чара исеме | Уздырылырга тиешле датасы |
| «Үзбәкстан гүзәле — 2020» матурлык һәм талант конкурсы | 18 март |
| «Таджикистан гүзәле «Зебосанам» — 2020″ матурлык һәм талант конкурсы | 20 март |
| «Төрекмәнстан гүзәле — 2020» матурлык һәм талант конкурсы | 30 март |
| Туган тел укытучылары мастер-классы | 1 апрель |
| «Тоталь диктант — 2020» Бөтенроссия акциясе | 4 апрель |
| Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 75 ел тулуга багышланган «Не покидай меня» спектакле (Чуваш Республикасыннан) | 4 апрель |
| Владимир өлкәсенең «Сугыш балалары» ветераннар хоры концерты. «Җырлар йөрәкләрне берләштерә» программасы | 5 апрель |
| Аналык һәм матурлык көненә багышланган чара | 5 апрель |
| «Апрельские проталинки» фестиваль-конкурсы | 6 апрель |
| Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 75 ел тулуга багышланган концерт программасы | 8 апрель |
| «Голос» шоуында катнашкан Богдановлар апа-сеңел концерт программасы | 11 апрель |
| Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 75 ел һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Дөньякүләм Мәдәният көненә багышланган конференция | 15 апрель |
| Н.Рерих картиналары күргәзмәсе | 15 апрель |
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге
