(30 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында башкорт биюе буенча мастер-класс узды. Аны Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе каршындагы башкорт бүлеге хореографы Динә Хәйруллина белән Башкортстанның «Агыйдел дулкыны» бию ансамбле солистлары үткәрде.
Динә Хәйруллина әйтүенчә, бию башкорт сәнгатенең иң популяр төрләренең берсе. Бии, биюдә матур хәрәкәтләнү, хәрәкәтләрне салмак кына һәм сынлы итеп башкара белү халыкта һәрчак югары бәяләнде.
Башкорт биюләре бик үзенчәлекле һәм сурәте буенча бик төгәл. Башкорт биюләренең күпчелеге әйләнә буенча башкарыла. Риваятьләргә күз салсак, әйләнә яман көчләрдән, авырулардан һәм бәла-казалардан саклый.
Хатын-кызлар биюләре тыйнак башкарыла. Башкорт хатын-кызлары биюдә тамашачыга карамый, алар битләрен яулык белән каплап, карашларын аска юнәлтеп бии.
«Хатын-кызлар биюендә, бер салмак кына, бер уйнаклап, төп рольне куллар уйный. Куллар хәрәкәте сыгылмалы, матур һәм сурәт буенча төрле. Биюче кыз еш адымнар, җиңел, төгәл аяк бәрүләр һәм үкчә белән тыпырдауларны йомшак хәрәкәтләнүче сын һәм куллар белән чиратлаштыра», — дип сөйләде Динә Хәйруллина.
Куллар хатын-кыз эшен имитацияләүче хәрәкәтләрне башкара: бәйләү, май чабу, кумыс әзерләү, йон эшкәртү. Хатын-кызлар биюенә «җиң сызгану» хәрәкәте хас. Аның хәтта берничә төре бар.
Хатын-кызлар биюләре, гадәттә, дәвамлы булган, өч-алты фигурадан торган һәм соло, трио һәм коллектив кебек төрләргә бүленгән.
Исегезгә төшерәбез, барлык онлайн мастер-класслар саклана, аларны ТР Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте һәм Инстаграм аккаунтларында табарга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге