(14 февраль 2020) Тарихта тәүге тапкыр Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре Уеннары Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында тәкъдим ителде. Спорт бәйрәме Казанда 2020 елның август аенда узачак.
Татарстан халыклары Ассамблеясеннән әлеге чарада Ассамблея Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Ассамблея Советы рәисе урынбасары — Ассамблея Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм активистлары катнашты. Әңгәмә барышында милли-мәдәни автономияләр яшьләре тарафыннан волонтерлык ярдәме күрсәтү мәсьәләләре каралды.
Татарстан башкаласында 19 спорт төре буенча ярышлар үтәчәк. Россиядән кара ярышларда Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таджикистан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина катнашачак. Казан 2000нән артык спортчы һәм 600дән артык рәсми затларны кабул итәчәк.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге