(12 март 2020) «Дуслык һәм татулык дәресләре» мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. (ФОТО)
Кырымның Россиягә кушылу көне ел саен 18 март көнне билгеләп үтелә: нәкъ менә әлеге көнне Кырым ярымутравы Россия составына яңадан кертелде. Севастополь шәһәре Россиядә федераль дәрәҗәдәге өченче шәһәр, ә Кырым Республикасы РФ составындагы 22 нче республика булып билгеләнде.
Бәйрәм чарасында Казан шәһәре Идел буе районының 9 мәктәбе укучылары катнашты.
Әлеге датага атап Дуслык йортында махсус тематик бәйрәм концерты оештырылды. Башка милләт вәкилләре мәдәниятен чагылдырган чыгышлардан тыш, концертта кырым татарлары биюе һәм украин җыры башкарылды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге