Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Беренче Россия милли каналы өчен тапшыру чыгарылышы яздырдылар

Дуслык йортында Беренче Россия милли каналы өчен тапшыру чыгарылышы яздырдылар

admin 20.02.2021

(20 февраль 2021) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм төрки халыкларның «Байга» Этноспорт фестивален оештыручы Фәрит Нәбиуллин «Ресурслы мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган тапшыру чыгарылышын яздыруда катнашты.

WhatsApp Image 2021-02-19 at 16.32.45

Исегезгә төшерәбез, Россия төбәкләрендә РФ этномәдәни оешмаларына системалы ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге проект өчен оештырылган 10 мәйданчыкның берсе Татарстан булды. Тапшыру чыгарылышын яздыруга Татарстан, Ленинград, Самара өлкәсе һәм башка төбәкләр вәкилләре видеоконференция форматында кушылды.

WhatsApp Image 2021-02-19 at 16.32.44

Наталья Мясникова үзенең чыгышында Татарстанның Лениногорск районында үткәрелә торган «Байга» фестивале турында сөйләде, аның төрки халыкларны берләштерүе турында әйтеп үтте: татар, башкорт, алтай, казах, кыргыз, ногай, үзбәк, якут. Күп гасырлык тарих турында күбрәк белү мөмкинлеген биргәнгә күрә, әлеге фестиваль күпмилләтле Идел буе төрки халыкларына гына түгел, ә башкалар өчен дә бик кызыклы. Фестиваль кунаклары борынгы атмосферага чумалар, үзләрен йөз еллар элек булган тарихның һәм вакыйгаларның бер өлеше итеп хис итәләр. Бу – төбәкнең төрки халыкларына хас булган милли һөнәрләрне торгызу мөмкинлеге дә.

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, ресурс мәйданчык буларак, проектны тормышка ашыру барышында конкурсантларны гаризаларны дөрес рәсмиләштерү һәм тапшыру буенча уку оештырды, дип сөйләде. Шулай ук ул, төп бурыч – милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә перспективалы проектлар эзләү, аларны алга таба үстерү һәм тиражлау, дип белдерде.

Тапшыру эфирга 27 февральдә беренче Россия Милли каналында чыгачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57