(19 марта 2015) Бәйрәм Кырым һәм Севастополь герой-шәһәренең Россия белән берләшүенә бер ел тулу уңаеннан оештырылды. Бәйрәм чарасында Татарстан халыклары Ассамблеясының Башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, Дуслдык Йорты директоры Ирек Шәрипов, Ассамблеяның милли-мәдәни автономияләр рәисләре катнашты. Сәхнәдә активистларның чыгышлары концерт программасы белән үрелеп барды. Бәйрәм концертында Республиканың талантлы иҗат коллективлары чыгыш ясады.