(17 февраль 2020) Туган тел көне һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан оештырылучы чаралар циклын Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары ачып җибәрде.
«Мы помним Славную Победу!» («Данлыклы Җиңү безнең хәтерләрдә!») проекты кысаларында «По волнам памяти» («Хәтер дулкыннары буйлап») дип исемләнгән әдәби чара үтте. Якшәмбе мәктәбе укучылары үз туган телләрендә шагыйрь-фронтовикларның шигырьләрен сөйләделәр, «Нигез», «Туган як» һәм «Туган тел» темалары буенча фикер алышуда катнаштылар. Шигырьләр 9 телдә (рус, татар, чуаш, удмурт, грузин, әрмән, бурят, украин һәм кыргыз) яңгырадылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге