Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында борынгы төрек дастанын тәкъдим иттеләр

Дуслык Йортында борынгы төрек дастанын тәкъдим иттеләр

admin 18.11.2016

(18 ноябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Рәшит Гаимовның күргәзмәсе ачылды. Рәссам-график иҗатчылар арасында сирәк очраучы «офорта» жанрында эшли. Рәшит Гаимов иҗатында ике тема өстенлек итә: «Идегәй» һәм «Тукайның тормышы һәм иҗаты».

Рәшит Гаимов киндердә төрле образлар гына тудырмый, ә яхшы педагогик сәләткә дә ия. Ул гомере буе укытучы булып эшләгән.

1979-1993 елларда Химиклар мәдәният йортында халык рәсем студиясендә җитәкчелек иткән.

IMG_8295

2007-2013 елларда Казан милли тикшеренү технология университетының (Казан химия һәм технология институты) «Дизайн» кафедрасы доценты булган, ә 2011-2012 елларда Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт академия рәсем сәнгате институтының Казандагы филиалында эшләгән. Аның укучылары арасында Россия рәссамчылары союзы әгъзалары да бар.

IMG_8285

Рәшит Гаимов иҗатында ике тема өстенлек итә: «Идегәй» һәм «Тукайның тормышы һәм иҗаты».

Белешмә өчен: «Идегәй» дастаны татар халкының рухи мирасының мөһим өлеше булып тора. Анда каһарманлылык, батырлык, туган җиргә булган мәхәббәт, дошманнарга карата нәфрәт, дуслык һәм үз-үзеңне корбан итү, гаделлек һәм намус зурлана. Әлеге дастан төрек халыклары тарихына карагана мөһим мәгълүматлар бирә,

Рәшит Гаимов дастанга эллюстрацияләр ясамаган, ә рәссам буларак төрек халыклары авыз иҗаты әсәренә үз карашын, кичерешләрен образлы һәм метафоралы итеп биргән.

Күргәзмә Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовның чыгышы белән ачылды.

IMG_8280

Рәшит гаимовның эшләре ТР Дәүләт рәсем сәнгате музеенда, Волгоград өлкәсенең Дәүләт галереясендә, Германия, Франция, АКШта шәхси коллекцияләрдә саклана.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57