(6 октябрь 2021) Татарстанның халыклар Дуслыгы йортында РТ буенча Эчке эшләр министрлыгының чит ил гражданнарының яки гражданлыгы булмаган затларның рус телен белүләрен тану комиссиясе утырышы узды.
Имтихан бирүчеләр үзара аңлашу темасына инша яздылар, рус телен белү буенча тестлар тапшырдылар һәм телдән әңгәмә уздылар.
Белешмә:
2014 елның 20 нче апреле №71 Федераль законы буенча рус теленә ия булучы кеше дип үзе яки төп нәселе буенча килүче туганнары Россия Федерациясе территориясендә, Россия Федерациясе дәүләте чикләрендә СССР яки Россия империясенә кергән территориядә моңа кадәр даими яшәгән яки хәзер яшәүчеләр танылырга мөмкин.
Утырыш үтәсе бина эпидемиология куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп әзерләнгән иде. Санитар нормаларга туры китереп, чара барышында социаль дистанция һәм маска режимы сакланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге