(23 сентябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чит ил гражданнарының рус телен белүләрен тану буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Имтихан бирүчеләр инша яздылар, тел белү буенча биремнәр үтәделәр һәм телдән әңгәмә кордылар.
Комиссия утырышына Казан шәһәре, шулай ук республиканың башка шәһәр һәм районнарында тормыш итүче чит ил гражданнары чакырылган иде. Комиссия составына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре керде. Комиссиянең максаты — чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү.
Имтихан барлык эпидемиологик иминлек чараларын үтәп үткәрелде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге