Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында дагыстан биюе буенча мастер-класс үтте

Дуслык йортында дагыстан биюе буенча мастер-класс үтте

admin 02.07.2020

(2 июль 2020) «Kavkaz stale» дагыстан һәм кавказ биюе ансамбле җитәкчесе Сираж Джавадбеков Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында авар биюе буенча мастер-класс үткәрде.

Сираж Джавадбеков

 

Дагыстанда 30дан артык төрле халык яши. Шул сәбәпле Дагстан мәдәнияте бик бай һәм күпкырлы. Игътибарны җәлеп итүче мәдәни күренешләрнең берсе ул – Кавказ халыклары биюләре.

Сираж Джавадбеков әйтүенчә, Кавказдагы һәр халыкның үз милли биюе, көе бар. Ул мастер-класс вакытында туры эфирда күрсәткән хәрәкәтләр авар фольклор биюенеке. Әлеге бию үз табигый мохитендә башкарыла, аның шушы җирлек өчен гадәти булган хәрәкәтләре, ритмы, киеме бар.

Бүгенге көндә Кавказ һәм Дагыстан халыкларына хас булган 100дән артык бию исәпләнә. Классик (кавказ) лезгинкадан кала, Дагыстанда чечен биюе, «Яллы» әзербайҗан биюе, авар, кумык, даргын, осетин биюләре, Көньяк Дагыстан биюе, лезгин (классик лезгиннан тыш) биюе бар.

Сүз уңаеннан әйтеп үтәбез, Сираж Джавадбеков төрле халыкара конкурслар җиңүчесе, Беренче каналдагы «Танцуй!» һәм ТНТ каналындагы «Танцы» шоулары катнашучысы. Бүгенге көндә ул Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты каршындагы «Kavkaz stale» дагыстан һәм кавказ биюе ансамбле җитәкчесе.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57