Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында «Дулкыннар» фестиваленең гала-концерты узачак

Дуслык Йортында «Дулкыннар» фестиваленең гала-концерты узачак

admin 14.03.2017

(14 март, 2017 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында 17 мартта «Дулкыннар» республикакүләм конкурсының гала-концерты узачак.Шулай ук чараның турыдан-туры трансляциясе күрсәтеләчәк. Башлана 15:00 сәгатьтә.

 

unnamed

«Дулкыннар» конкурсының максаты — Россия төбәкләренең, Татарстан Рсепубликасының таланты яшьләрен һәм балаларын барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру, милли мәдәният һәм традицияләрне торгызу һәм популярлаштыру.

Конкурның оештыручылары: ТР Яшьләр эшләре һәм спорт  министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге. 2006 елдан әлеге конкурс Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Клара булатова кебек татар халкының күренекле шәхесләренә һәм тарих елына багышанган иде. Быел исә конкурс шагыйрь Разил Вәлиевка багышлана.

Конкурс шушы номинацияләр буенча уза:

  • вокал;
  • нәфис сүз;
  • оркестр һәм инструменталь ансамбльләр;
  • рәсем сәнгате.

Быел барлыгы 1134 гариза кабул ителгән. Конкурсның жюри составы: ТР халык артистлары Миңгол Галиев, Луара Шагыйрьҗанова, ТР атказанган сәнгать эшлеклеләре Мөнирә Хәбибуллина, Сәгыйт Хәбибуллин, Фиринат Халиков, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова, ТР атказанган артистлары Фәнис Кәлимуллин, Флера Хәмитова, ТР рәссамнар Союзы рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР рәссамнар Союзы рәисе урынбасары Алҗберт Шиабиев.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57