(5 август 2020) «Назлы» әзербайҗан биюе ансамбле җитәкчесе Аида Гумматова «Ак чәчәк» әзербайҗан биюе буенча онлайн мастер-класс үткәрде.
Аида Гумматова әйтүе буенча, гадәттә, әзербайҗан биюе өч өлешкә бүленә: беренчесендә биюче түгәрәк ясап йөри, икенчесендә — урында туктап кала (сюзме) һәм өченчесендә тантаналы йомгаклау түгәрәген ясый.
Күпчелек әзербайҗан биюләре, аеруча да борынгы, хайваннар яки үсемлекләр исемнәрен йөртәләр: «джейрани» — җәйран, «лалә» — кыр мәге. Гадәттә биюләр халык уен коралларына кушылып башкарылалар: сорнайчылар триосы (ике сорнай һәм бер нагара), сәрәндәчеләр триосы (тар, кәмәнчә, деф).
Характер буенча җзербайҗан халык биюе лирик («Тураджи»), җанлы («Терәкәмә»), тантаналы («Мирзаи») һәм дулкынландыргыч («Гайтаги», «Аскерани») булалар.
Иң популяр әзербайҗан биюләренең берсе – «Узундере». «Узун дере» сүзтезмәсе әзербайҗан теленнән тәрҗемә иткәндә «озын тарлавык» дигәнне аңлата. Әлеге борыңгы бию Карабахның Узундере җирлегендә барлыкка килгән. Бию асылда хатын-кыз тарафыннан төрле бәйрәм чараларында башкарыла.
Икенче популяр бию – «Яллы». Аның «Кочари», «Учаяг» һәм «Телло» дигән төрләре бар. Алар төрле тантаналарда түгәрәк буенча күңелле әйлән-бәйлән буларак башкарылалар.
«Һәр халык биюенең үз нигезе бар, аннан тайпылырга ярамый. Әзербайҗан биюендә, мисалга, төп игътибар аркага, караш юнәлеше һәм куллар торышына бирелә. Әмма күбесендә биюнең характеры һәм гадәте укытучыдан, аның укучылар белән эшләү алымы һәм материалны индивидуаль рәвештә ничек бирүеннән тора», — дип сөйләде Аида Гумматова һәм мастер-класста бик теләп катнашуын әйтте.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге