Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

Дуслык Йортында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр

admin 20.11.2015

(20 ноябрь, 2015 ел) Бүген Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында Россиянең барлык субъектларында гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үтә. Казанда әлеге чаралар Татарстан халыклары Дуслык Йортында узды.

IMG_2570

Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне өченче ел үтә. Бу көнне республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә  һәм Казанда мәйданнар эшли. Бирегә килеп, гражданнар бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин. Лекция һәм семинарларда ятимнәр, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шундый балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, аларның законлы вәкилләре үз сораулары буенча консультация ала.

Казанда әлеге чаралар Татарстан халыклары Дуслык Йортында үттеләр. Бирегә ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, Россия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР мәгариф министрлыгы, ТР юистиция министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, ЗАГС идарәләре вәкилләре һәм нотариус, адвокатлар җыелган иде. Шулай ук татар телендә бушлай юридик ярдәм кирәк булу очрагында бушлай профессиональ тәрҗемәче хезмәте күрсәтелде.

IMG_2565

ТР юистиция министрлыгының бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча сектор җитәкчесе Наталья Фәрхуллина фикеренчә, мондый очрашуларны үткәрү гражданнарның конституция буенча хокукларын һәм конституция буенча билгеләнгән бушлай юридик ярдәм хокукларын оештыру буенча мөһим эш.

“Мөрәҗәгать иткән аз милекле гражданнарның күбесе акчалата юридик ярдәм ала алмый. Нәтиҗәдә, хокуклары бозылу очрагында, алар тулысында үзләрен һәм хокукларын яклый алмыйлар. Шуңа күрә бушлай чаралар алар өчен бик кулай. Иң мөһиме, гражданинның хокукый характердагы берничә соравы булса, бер мәйданда ул аларның барысына да җавап ала ала”.

Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57