(15 июль 2020) «Сантош» һинд биюе коллективы солисты Регина Нуриева Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында онлайн режимда һинд биюе буенча мастер-класс үткәрде.
«Теләсә кайсы кешедән, кайсы ил кешеләре иң темпераментлы, дип сорасаң, Италия, дип җавап кайтарачак. Иң романтиклар, әлбәттә, французлар. Ә кайда иң күбе бииләр? Берсүзсез, Һиндстанда. Һинд биюе җанлы тамаша гына түгел, ә сюжеты булган вакыйга һәм аралашу ысулы. Әлеге биюдә уй-фикер һәм хисләрне аңлатучы ишарәләр теле бик мөһим», — дип аңлатты Регина һинд биюен башкару үзенчәлекләре турында сөйләгәндә.
Һинд биюенең берничә төре билгеле. Мастер-класс барышында Регина һинд киносы аркылы танылган Болливуд юнәлешендәге хәрәкәтләрне күрсәтте. Романтик мелодрамаларда башкарылган әлеге биюе стиле алга таба хореографлар тарафыннан махсус рәвештә сәхнә өчен куела башлый. Бу стильнең максаты — тамашачыны шаккатыру, сокландыру, фильм биргән хис-кичерешләрне яңарту, экранда барган сюжетның бер өлешен бүләк итү.
«Һинд биюендә абхинайя зур мәгънгә ия. Бу — артистның хис-кичерешләрне һәм вакыйгаларны йөз, баш һәм муен ярдәмендә уйнау сәләте. Вакыт белән сыналган дистәләгән хәрәкәт һәм мимика элементы бар. Алар биюченең халәтен һәм төрле хисләрен чагылдыра. Мисалга, күтәрелгә кашлар һәм күзләрнең бер яктан икенче якка уйнавы мәхәббәтне аңлата. Гадәттә гашыйкларның танышу яки бер-берсенә игътибар итү вакытын сурәтләгән биюдә әлеге ишарәне муенны төрле якка уйнату белән берлектә башкаралар», — дип аңлатта Регина.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты коллективлары һәр атна саен социаль челтәрләрдә онлайн мастер-класслар оештыра. Барлык туры эфирларны саклана. Аларны Дуслык йортының Вконтакте группасында һәм Инстаграм битендә карарга мөмкин.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге