(6 апрель 2015) Ирек Шәрипов: Биредә чын мәгънәсендә һинд фәлсәфәсе, изгелек һәм тынычлык фәлсәфәсе тантана итә. Әлеге бәйрәмнең нәкъ менә ТР Халыклар дуслыгы йортында узуына без бик шат.
Кичә ТР Халыклар дуслыгы йортында “Һиндстан буяулары” концерты булды. Аны Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны үстерү үзәге һәм “Сантош” һинд биюе ансамбле әзерләгән. Концерт тамашачы өчен бушлай үткәрелде. Һиндстан мәдәнияте белән якыннанрак танышырга шактый күп халык җыелган иде: урыннар җитмәү сәбәпле, күпләр тамашаны басып карарга мәҗбүр булды. Әмма бу залда хөкем сөргән милләтләр дуслыгы рухына комачауламады. Тамаша кылырга килүчеләр арасында балалар да, яшьләр дә, урта һәм өлкән буын да – төрле милләт һәм дин вәкилләре бар иде. Әмма бу кичне аларның һәркайсын һинд милли биюләренә, көйләренә, киемнәренә, гомумән, мәдәниятенә булган кызыксыну берләштерде.
Тамашачыларны Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны үстерү үзәге җитәкчесе Иштиәк Әхмәд Гилькар сәламләде. “Мин үзем Һиндстанда туып үскән кеше, әмма туган илемнең чын асылына мин бары тик монда, Россиягә килгәч кенә төшенә башладым. Һиндстан фәлсәфәсе күпләргә Җир йөзендә яшәргә көч бирә, юл күрсәтә. Туган илемнең мәдәнияте дә искиткеч бай. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, бүген шәхсән миңатҺиндстанның бер өлеше биредәдер кебек тоела”, – дип сөйләде ул һәм концертка килүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт әйтеп, аларны Һиндстанга сәяхәт кылырга чакырды.
Аннан соң сүз алган ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов илебез халкының һинд биюләрен аеруча яратуын искәртте. Ул концертка килүчеләрнең аеруча күп булуын билгеләп узды. “Кеше күп булганда, гадәттә, залда агрессия хөкем сөрә. Әмма бүген һич кенә дә алай түгел: , – диде Ирек Шәрипов. Ул барлык катнашучыларны, тамашачыларны бүгенге бәйрәм белән котлады һәм чараны оештыручыларның берсе булган “Сантош” һинд биюе ансамбле җитәкчесе Гөлнара Гатауллинага рәхмәт сүзләре җиткерде, чәчәк бәйләме тапшырды.
Брахма Кумарис Бөтендөнья Рухани (Духовный) университетының Казандагы вәкиле Рөстәм Ибраһимов тамашачыларга Һиндстанда яз саен уздырыла торган Буяулар бәйрәме – Холи турында искәртте. Бу көнне барлык кешеләр төрле дару үләннәреннән ясалган төрле төстәге порошоклар белән сибешәләр. Холи бәйрәме дөньяны изгелек, бәхет, тынычлык, бәхет төсләренә буяуны символлаштыра, диде ул.
Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны үстерү үзәгендә эшләп килә торган “Сантош” ансамблендә классик һинд биюләреннән тыш, “Bollywood” стилендәге биюләргә дә өйрәтәләр. Коллектив биючеләре чыгышларына киемнәрне дә үзләре тегә, декорацияләрне дә үзләре ясый. Һинд биюләре белән шөгыльләнү өчен иң мөһим шарт – бу эшкә күңелеңне бирү, ди кызлар.
Концертта тамашачылар чын мәгънәсендә һинд дөньясына “чумды”. Алар биюнең энергияне, хис-кичерешләрне ни рәвешле чагылдыруына шаһит булдылар. Тамашачы хозурына, традицион һинд биюләре белән беррәттән, заманчалары да тәкъдим ителде. “Сантош” ансамбленнән тыш, концертта Казанның “Урваши”, “Нирананда”, “Нишана”, “Нандини” иҗат коллективлары, яшь җырчы Регина Нуриева чыгыш ясады.
Чараның программасы һинд милли биюләре белән генә чикләнеп калмыйча, тамашачыларның Һиндстан турындагы белемнәрен арттыруга, күзаллауларын киңәйтүгә дә юнәлтелгән иде. Шул рәвешле, концертка килүчеләр өчен төрле конкурслар оештырылды. Шундый ярышларның берсендә тамашачылар яраткан һинд фильмнарында яңгыраган җырларның исемнәрен, икенчесендә исә аларда уйнаган актерларның исемнәрен әйтергә тиеш булса, өченчесендә Һиндстан тәмләткечләрен ис буенча гына тану шарт иде. Дөрес җавап бирүчеләргә баллы күчтәнәчләр өләшенде. Концертта Һиндстан, аның аерым штатлары турында роликлар күрсәтелде.
Җанлы биюләр, төрле төстәге милли костюмнар, дәртле ритмнар, искиткеч көйләр, тирән эчтәлекле видеороликлар – боларның барысы да һинд мәдәнияте һәм матурлык дөньясына сәяхәт кылырга мөмкинлек бирде.
Чыганак: «Татар информ» ИА