Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Җиңү көненә багышланган онлайн күргәзмә ачылды

Дуслык йортында Җиңү көненә багышланган онлайн күргәзмә ачылды

admin 10.05.2020

(10 май 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Җиңү көненә багышланган «Сугыш ветераннарының гаилә ядкарьләре тарихы» дип исемләнгән традицион күргәзмә ачылды. Күргәзмә материаллары белән видеопрезентация аша танышырга мөмкин. (ВИДЕО)

Күргәзмәнең авторы һәм илһамчысы – Алексей Эссен. Кызганыч, бер ай элек ул арабыздан китеп барды.

Экспозиция Бөек ватан сугышында катнашкан төрле милләт вәкилләре булган татарстанлылар турында сөйли, сугыш чоры документлары һәм экспонатлары белән таныштыра.

Шулай ук күргәзмә гаилә һәм шәхси коллекция материаллары, әйберләре һәм униформа белән тулыландырылган.

Традицион күргәзмә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре көче белән оештырылды. Аны булдыруда ТР милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар әгъзалары булышты.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57