Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында керәшен биюе буенча мастер-класс үтте

Дуслык йортында керәшен биюе буенча мастер-класс үтте

admin 19.11.2020

(19 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор Дәүләт ансамбле балетмейстеры Радик Шәйхетдинов һәм ансамбль солистлары Алсу Хөсәенова, Алмаз Тукмановтан керәшен халык биюләре буенча мастер-класс узды.

Керәшеннәрнең мәдәни мирасы төрле, аның үз төбәк үзенчәлекләре бар. Төрле районнарда сөйләшү, кием-салым, гореф-гадәтләр аерылып тора. Биюләр дә шул исәптән.

WhatsApp Image 2020-11-18 at 17.46.10

Турыдан-туры эфир башында «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле солистлары дәртле керәшен халык биюен башкардылар.

«Керәшен биюләре башкару характеры белән аерылып тора, әгәр рус биюендә киң хәрәкәтләр өстенлек итсә, керәшеннәрнең хәрәкәтләре төрле аяк шакылдатуларга нигезләнгән», — дип сөйләде Алмаз Тукманов.

«Бәрмәнчек» керәшен ансамбле балетмейстеры Радик Шәйхетдинов биюнең килеп чыгу тарихы, аның үзенчәлекләре, бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында сөйләде, шулай ук туры эфирда аерым хәрәкәтләрне кечкенә комбинацияләр белән күрсәтте. Мондый күнегүләр аяк техникасын, гәүдә һәм куллар сыгылмалылыгын үстерә.

«Керәшен халык биюен өйрәнгәндә материалның кемгә бирелүен исәпкә алырга кирәк. Шулай да, милли үзаң керәшен халык биюен башкаруда һәм өйрәнүдә зур роль уйный дип саныйм», — диде Радик Шәйхетдинов.

WhatsApp Image 2020-11-18 at 17.46.11

Исегезгә төшерәбез, барлык онлайн мастер-классларның видеотасмалары саклана, аларны ТР Халыклар дуслыгы йортының ВКонтакте һәм Инстаграм битләрендә карарга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57