Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында керәшен халкы проблемалары турында сөйләштеләр

Дуслык Йортында керәшен халкы проблемалары турында сөйләштеләр

admin 23.12.2015

(23 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Переводы священного писания и православной литературы для кряшен: история и современность” исемле фәнни-гамәли конференция үтте. Чара Евангелияне керәшен теленә тәрҗемә итүгә 10 ел тулуга багышланган иде. (ФОТО)

Конференциянең пленар утырышында Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР керәшеннәре оешмасы рәисе Иван Егоров, Казан епархиясенең керәшеннәренең дини миссиясе, ТР керәшеннәре иҗтимагый оешмасы, Керәшен һәм нагайбәкләрнең мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәге вәкилләре катнашты.

IMG_17521

Пленар утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан Евангелиянең керәшен халыкларына юл күрсәтүче булырга тиешлеген әйтте. Шулай ук ул керәшен халкының кайбер проблемаларына игътибар итте.

“Керәшеннәр тормышында халыкны рухи, мәдәни, тарихи яктан үстерергә кирәк. Конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәрү бик әйбәт, Изге Петр һәм Павел көненә күп халык җыелу да уңай күренеш. Әмма, рухи асылын җуеп, бу көнне фольклорга әйләндереп калдырдылар. Шуңа күрә, киләсе елга Изге Петр һәм Павер көнендә бәйрәмне дини литургиядән башларга, керәшен халкы тормышының рухи нигезе һәм мөһимлеге турында сөйләргә кирәк”, — дип ассызыклады ул.

IMG_18461

Конференциянең пленар һәм сессия утырышында чиркәү-керәшен телен саклау һәм үстерү, тәрҗемә итү, керәшен халкы тарихы, фән һәм мәгарифе, дине, традицион язу гадәтләре һәм башка темаларны яктырткан докладлар белән чыгыш ясадылар.

Чарада катнашучылар алдында ТР керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле һәм Казан дәүләт консерваториясе студенты Юлия Савельева чыгыш ясады.

IMG_1943

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57