(1 декабрь, 2016 ел) 5 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «Дуслык» галереясендә «Халык иҗаты йөзләрдә. Гасырдан гасырга…» (1915-2015) («Народное творчество в лицах. Из века в век….» (1915-2015) фотокүргәзмәсенең ачылышы булачак.
Әлеге күргәзмә Россия дәүләт Халык иҗаты йортының архив материалларына нигезләнеп эшләнгән һәм аның ачылуына 100 ел булуга багышланган. 1915-16 елларда рәссам Василий Поленов инициативасы һәм эскизлары буенча архитектор Осип Шишковский Мәскәүнең Зоология урамында авыл һәм фабрика театрларына булышучы дөньядагы беренче оешма Йортын бастыра.
Һәр фотосюжет үзенең эчтәлеге белән үзенчәлекле: каралы-аклы һәм төсле фотосурәтләр Россия халык иҗатының туу, формалашу һәм үсү тарихын күрсәтә.
Экспозициядә мәдәни чаралар, олимпиада һәм спектакльләрдән тарихи кадрлар урын алган.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге