(20 апрель 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Холокост елларында хатын-кыз язмышы» исеме астында күргәзмә ачылды. Ул Холокоста елларында яһүд хатыннары язмышы, рухи ныклыгы, явызлыкка һәм рәхимсезлеккә каршы торуы турында. (ФОТО)
Күргәзмәне ачу тантанасы Россия һәм Израильнең дипломатик элемтәләрен торгызуга 30 ел тулуга багышланган чаралар циклын дәвам итте.
ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың сәламләү хатын массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов укыды.
«Күргәзмәнең Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның тарихына, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә карата хөрмәткә өйрәтүче бинада ачылуы символик мәгънәгә ия», — дип билгеләп үтелде мөрәҗәгатьтә.
Вәкаләтле Министр, Израильнең Россия Федерациясендәге Илчелегенең дипломатик миссия Башлыгы урынбасары Керен Коэн-Гат Дуслык йорты җитәкчелегенә күргәзмәне оештырган өчен рәхмәтен белдерде:
«Бу чара Халыклар дуслыгы йортының актив катнашыннан башка булмас иде».
«Россия халыклары һәм яһүд халкы арасында ныклы элемтә бар. Милләтчелекне җиңү өчен Кызыл армиянең нинди көч куюын һәм Россия халкының нинди корбаннарга баруын без беркайчан да онытмабыз», — дип билгеләп үтте ул.
Ачылу тантанасында Казанның 12 нче «Мишпахтейну» мәктәбе укучылары иҗади номерлары белән чыгыш ясады.
Күргәзмә 2021 елның 30 апреленә кадәр Халыклар дуслыгы йортында барачак, ул барлык теләүчеләр өчен дә ачык.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге