Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен чыршы бәйрәме узды

Дуслык Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен чыршы бәйрәме узды

admin 27.12.2016

(27 декабрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Якшәмбе мәктәбе һәм Дуслык Йорты оештырган әлеге бәйрәмгә Татарстан башкаласында яшәүче 250дән артык сабый чакырылган иде. (ВИДЕО)

 

IMG_8410

Төрле милләт балалары әкият геройлары белән бергә тылсымлы яңа ел тамашасында катнашты: барысы бергә «тылсымлы кар» ясадылар, усал тылсымчы урлаган яңа ел атрибутларын таптылар һәм, әлбәттә, кыш аеның төп герое — Кыш бабай һәм аның Кар кызын каршы алдылар.

«Яңа ел бәйрәмен без 15 ел рәттән оештырабыз, — дип сөйләде Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан грузиннарының милли-мәдәни автономиясе рәисе Майя Хухунашвили. — Ел саен катнашучыларның саны арта бара. Быел төрле милләт вәкилләренең балалары булу безне бик сөендерде. Якшәмбе мәктәбендә яңа бурят, гарәп, вьетнам, украина бүлекләре дә барлыкка килде. Адарга безнең мәктәптә ошар дип өметләнәбез. Нәрсә кызыклы, мотивацияле ата-аналар күбәйде. Ә бит туган телгә мәхәббәт нәкъ менә гаиләдә тәрбияләнә».

IMG_8421

Күп кенә балалар Дуслык Йортында узучы чыршы бәйрәменә инде берничә ел рәттән киләләр. Шуңа күрә шигырь һәм җырларны үз туган телләрендә өйрәнеп киләләр. Кыш бабай барлык малайлар һәм кызларга тәмле бүләкләр өләште.

IMG_8427

Әмма моның белән генә бәйрәм кичәсе тәмамланмады, чиратта Күпмилләтле якшәмбе мәкәбе укучылары концерт программасын тәкъдим итте. «Жемчужинки» ансамбле, аның солистлары рус, татар һәм инглиз телендә берничә вокаль номер белән чыгыш ясады.

«Балалар чын күңелдән әти-әниләре һәм яшьтәшләре алдында чыгыш ясады, — «Жемчужинки» ансамбле җитәкчесе, Башкортстанның халык артисты Фәнилә Хәбирова. — Кызлар һәр бәйрәмдә бик теләп катнашалар».

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57