Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында «Май чабу» бәйрәменә әзерлек буенча фикер алыштылар

Дуслык йортында «Май чабу» бәйрәменә әзерлек буенча фикер алыштылар

admin 03.03.2021

(3 март 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 13 март көнне Кремль яр буенда узачак славян халыкларының «Май чабу» республика бәйрәменә әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды.

Бәйрәм 11:00 сәгатьтә башланачак, тантаналы ачылыш 12:00 сәгатьтә.

photo_2021-03-03_09-15-45

Бәйрәм программасына әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен концерт һәм күңел ачу программалары, призлар уйнату белән кышкы уеннар, такмаклар конкурсы, яшьләр биюләре кертелгән. Төп сәхнәдә фольклор җырлар һәм биюләр башкаручылар, Петрушка театры артистлары чыгыш ясаячак, цирк сәнгате элементлары белән номерлар, шулай ук славян бәйрәм культурасының төп фрагментлары күрсәтеләчәк. Чара традицион йола – бәйрәм карачкысын яндыру белән тәмамланачак.

photo_2021-03-03_09-16-27

Кремль яр буе территориясендә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе эшләячәк, халык иҗаты эшләрен сату өчен сәүдә рәтләре урнаштырылачак. Моннан тыш, халык биюләре, саклагыч курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.

Бәйрәм мәйданчыгы территориясендә рус халык уеннары белән фольклор мәйданчык; конкурс-уен мәйданчыгы; шугалак мәйданчыгы; хаскиларда шуу мәйданчыгы һәм башкалар ачылачак, балалар һәм олылар өчен аттракционнар эшләячәк.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57